Кошлар патшалыгы
1 апрель – Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Ул ел саен уздырыла торган интернациональ экологик бәйрәм. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара Конвенциягә кул куела. 1927 елда әлеге бәйрәмне Россиядә дә уздыра башлыйлар.
Чернышевка модельләштерелгән китапханәсендә әлеге көн уңаеннан «Иң, иң, иң» дип аталган викторина уздырылды. Слайдлар ярдәмендә балалар әлеге викторина сорауларына җаваплар табып, кошлар турында бик күп мәглүмат тупладылар. Шулай ук аларга презентация, мультик, видеоролик күрсәтелде, китап күргәзмәсе белән таныштылыр.
