Канатлы дусларыбыз
1 апрельдә ел саен Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Тикмәгә генә бу дата сайланылмаган, ә кошларның көньяктан туган якларына кайтуына бәйле булганга. Кошлар март ахырында апрель башында өйләренә кайталар. Бу экологик бәйрәм канатлыларның проблемаларына багышланган: аларны законсыз тоту, аерым төрләрнең акрынлап юкка чыгуы . Кошлар барлык гадәти экосистемаларда мөһим катнашучылар, аларның юкка чыгуы чын табигый катастрофага китерергә мөмкин. Кече Рәс авыл китапханәсе “Дуслык” балалар бакчасы белән берлектә чара оештырылды. Китапханәче балаларга кошлар турында шигырьләр укыды, табышмклар әйтте.
