Без әкият яратабыз
Халыкара балалар китабы көне ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм 1967 елда Халыкара балалар китабы советы инициативасы һәм Карары белән билгеләп үтелә. Балалар китабы көне балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын әдәбиятка, китап сәнгатенә һәм китап культурасына җәлеп итә. Балалар китабы көнендә күп кенә илләрдә балалар өчен иң яхшы әсәрләргә багышланган күргәзмәләр, конкурслар, тамашалар, конференцияләр һәм фестивальләр үткәрелә. Бу көнгә Кече Битаман китап бирү пунктында тематик кичә үткәрелде. Күргәзмәдә балаларга төрле илләр һәм халыкларның әкиятләре тәкъдим ителде. Моноблок аша балаларга әкият күрсәтелде, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрнен эчтәлеген һәм әкият геройларын искә төшерделәр һәм өйдә уку өчен китаплар сайлап алдылар.
