Тылсымлы китап
2 апрель – Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалар яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләп үтелә.Усад авыл китапханәсендә ясалган китап күргәзмәсендә танылган әкиятченең һәм шулай ук балалар яратып укый торган хикәяләр, әкиятләр шигырьләр җыентыклары урын алган.
