Китаплар патшалыгында
Халыкара балалар китабы көне Дания әкиятчесе Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә – 2 апрельдә билгеләп үтелә. Әлеге көн 1967 елда Халыкара балалар китабы оешмасы тарафыннан билгеләнә. Китап бала тормышында иң мөхим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, белем чыганагы һәм дөреслеккә юл күрсәтүче. Киләчәк буынны тәрбияләүдә балалар китабы иң мөхим чыганакларның берсе булып тора. Китап көне уңаеннан Чернышевка модельләштерелгән китапханәсендә баларның яраткан китапларыннан торган китап күргәзмәсе ачылды.
