Гоголь – танышмы, әллә юкмы
Быел 1 апрельдә танылган рус классигы, дистәләгән үлмәс әсәрләр иҗат иткән язучы Н.В.Гогольның тууына 215 ел булды. Аның әсәрләре бүген дә укучы тарафыннан яратып укыла, мәктәп программаларында киң кулланыла. Чернышевка модельләштерелгән китапханәсендә әдипнең әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап сөючеләр күргәзмә белән танышып, язучының иҗатында урын алган яраткан геройларын искә төшереп, үзара фикер алыштылар.

