«Әдәби кунак» та очрашу – «Бөтендөнья сәламәтлек көне»
3 апрельда үзәк китапханә хезмәткәрләре Биектау муниципаль районындагы ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Очрашу Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде. Китапханәчеләр быелгы теманың һәр кешенең хокукын раслауга ярдәм итүе турында сөйләделәр. Чара танып белү конкурслары белән дәвам ителде: «Шигъри конкурс», «Кеше һәм сәламәтлек» конкурсы, «Сәламәт яшәү рәвешен белүчеләр» кроссвордын чиштеләр. Барысы да актив катнаштылар һәм яхшы белем күрсәттеләр.

