Вита – тормышны аңлата
Биектау авыл китапханәсе укучылар белән «Вита – тормышны аңлата» дигән чара уздырды. Китапханәче әңгәмә формасында балаларга үз сәламәтлекләрен саклап калу өчен ничек дөрес тукланырга кирәклеге турында сөйләде. Яшь укучылар кайсы яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә иң күп витаминнар барлыгын һәм мөмкин кадәр күбрәк файдалы матдәләр саклансын өчен салат, шулпа, ашларны ничек дөрес әзерләргә кирәклеген турында белделәр. Шулай ук балалар «Витаминнар кайда яшерелгән», «Витаминны бел», «Файдалы» һәм «Файдасыз» дигән күңелле уеннар уйнадылар.
