Физкультура белән без дус- безгә авырулар кирәкми
Сәламәтлек туганда бер тапкыр һәм мәңгегә бирелгән бүләк түгел. Аны ныгытырга, җимерергә мөмкин. Үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – дәүләтнең мөһим бурычы. Шуңа күрә китапханә «Физкультура белән без дус – безгә авырулар кирәкми»дигән библиозарядка үткәрде. Балалар өчен китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында әңгәмә әзерләде. Библиозарядкада катнашучыларга тышкы кыяфәтләрен карап тоту өчен кирәкле әйберләр, сәламәтлек турында мәкальләр һәм әйтемнәр, «Спорт» уеннары, «Көн режимы», «Спорт төрен искә ал», «Докторларыбызга рәхмәт! ” викторинасы турында табышмаклар тәкъдим ителде.
