Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мин яшьлеккә гашыйк

 

Сабиров Ирек Нәгыйм улы – язучы-шәгыйрь. Ул 1950 елның 14 апрелендә Биектау районы Мәмдәл авылында туып-үсә, шунда урта мәктәпне тәмамлый. Казан химия-технология институтын тәмамлап, Урал төбәгендә хезмәт куя.1997-2002 елларда Урал төбәге нәшриятларында поэзия һәм проза жанрларында берничә китабы басыла. Татар телендә  «Яшим», «Аваз», рус телендә «Люблю и верю», «Сезон клубники и зарниц», «Апрель» исемле китаплары дөнья күрә. 2004 елда Казанда шәгыйрнең «Манзара»дигән яңа шигырьләр җыентыгы бастырыла. Якташыбызның туган көне уңаеннан китапханәдә аның китаплары буенча әңгәмә уздырылды.