Космонавтлар көне
1961 елның 12 апреле – дөньякүләм тарихка кереп калган итсәлекле дата. Бу көнне кешелек тарихында беренче мәртәбә Галәмгә Юрий Гагарин юл ачты. 1962 елның 9 апрелендәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. Усад авыл китапханәсендә Восток -1 космик корабында беренче булып Җир шары орбитасын урап узган легендар космонавт Ю.Гагарин турында, космос темасына багышланган, космонавтика өлкәсендә эшләгән галимнәр, инженерлар, космик кораблар һәм очкычларны сынаучылар турында викторина уздырылды. Шулай ук әлеге теманы яктырткан китаплардан торган китап күргәзмәсе белән танышу оештырылды.
