Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Туганнан да кадерлерәк тагын кем бар!

 

Коркачык авылы китапханәсе һәм балалар бакчасы белән берлектә Гаилә елы уңаеннан, абый –сеңел (апа –эне) көненә багышланган бик күркәм чара булып узды. Бу бәйрәм бертуганнарның кадерен белергә, алар белән җылы мөнәсәбәтләрне сакларга, туганнарның кайгыртуын, ярдәмен тоеп яшәргә кирәклеген искәртеп үтү максатыннан уздырылды. Балалар бакчасына йөрүче балалар янына абый-апалары кунакка килде. Ике командага бүленеп, балалар әкиятләр буенча сәяхәткә кузгалдылар. Тылсымчының табышмакларына җавап биреп, чарада катнашучылар әкиятнең исемен, геройларын атадылар һәм ярышларда көч сынаштылар. Кызыклы эстафета вакытында балалар көч, чыдамлык күрсәттеләр, үз белемнәрен күрсәттеләр, командада эшли белделәр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең абыйлары һәм сеңелләренең ярдәмен тойдылар. Күңелле стартлар нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.