Һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне
18 нче апрель – Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне буларак билгеле. Китапханәдә төбәкнең истәлекле һәм тарихи урыннары буйлап виртуаль экскурсия узды. Районның тарихы бик кызыклы, анда бик күп гаҗәеп һәм серле фактлар бар. Биектау районы Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләренең берсе буларак билгеле, анда күп төрле һәйкәлләр, истәлекле урыннар бар. Бу җирдә борынгы заманнардан ук төрле дәүләт оешмалары, кабиләләр һәм халыклар, төрле мәдәниятләр һәм диннәр актив элемтәдә булган һәм үзара хезмәттәшлек иткән. Балалар туган як тарихы белән районның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре аша таныштылар, презентация һәм Биектау районы турында китаплар карадылар.
