Безнең йорт – Җир
«Пушкин картасы» проекты кысаларында Юртыш авыл китапханәсе «Безнең йорт – Җир»-дигән экологик квест үткәрде. Бу чара барышында китап укучылар экоконкурслар, уеннар һәм төрле биремнәр белән мавыктыргыч маҗарага чумдылар. Катнашучылар «Дөрес җавап тап», «Хайванны бел», «Кем бу? », «Биологик фразеологизмнар»-дигән станцияләре аша үтеп, биремнәрне үтәделәр. Чара барышында катнашучылар «экология» төшенчәсе белән таныштылар, табигатьтә зарарлы яки файдалы хайваннар, кошлар һәм үсемлекләр юк дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки алар барысы да үзара бәйле.
