Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җир – безнең йортыбыз

 

22 апрельдә Олы Битаман авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Җир – безнең йортыбыз» экологик квесты үткәрелде. Катнашучыларны маҗаралы уен көтә иде. Билгеле бер вакыт эчендә балалар, 2 командага бүленеп, экологик-биологик проблемаларны чишү мисалларын чагылдырган биремнәрне үтәделәр. Һәр команда үзенең маршрут кәгазен алды һәм «Логик чылбыр», «Виртуаль сукмаклар», «Ышанам – ышанмыйм», «Экология Адан Яга кадәр» станцияләрендә булдылар. Уен барышында Россиядәге экологик проблемалар турында китаплардан һәм брошюралардан яңа белемнәр алу мөмкинлеге туды.