Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Җир-безнең йортыбыз”

22 апрельдә Өнсә  авыл китапханәсендә«Пушкин картасы» проекты кысаларында хезмәт һәм экологик культура тәрбияләү максатларында мәдәният йорты хезмәткәре белән берлектә «Җир- безнең йортыбыз» дип исемләнгән экологик квест  үткәрелде. Квест әгъзалары 2 командага бүленде. Һәр команда үзенең маршрут битен алды, аңа ярашлы 8 экологик станциядә булырга кирәк иде: «Тере Әлифба», «Экологик лото», «табигатьнең зарлы китабы», «Беренче чәчәкләр», «Әкияттә кунакта», «экологик хәл», «Яз җиткәч», «Экомост». Киләсе станциягә керү өчен төрле сынауларны, табышмаклар, викториналар һәм танып белү уеннары рәвешендә башкарырга кирәк иде. Нәтиҗәдә «Кояш»командасы җиңү яулады. Шулай ук  китап күргәзмәсе дә оештырылды. Катнашучылар тапкырлык, командада эшләү осталыгы да  күрсәттеләр.