Гаиләм белән горурланам
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россиядә Гаилә елы дип игълан итте. Шул уңайдан, гаилә елы кысаларында Суыксу авыл китапханәсе Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, 23 апрель көнне «Гаиләм белән горурланам» исеме астында, озак еллар бергә яшәгән парларны өйләренә барып эңгәмә оештырдык. Аларга матур теләкләр җиткерелде, якты истәлекләре белән уртаклашынды. Шулай ук аларга гаилә белән бергә ял вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп уздыру ысуллары турында әдәбият тәкъдим ителеп, әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
