Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай эзләре буенча

 

2024 елның 23 апрелендә Үзәк балалар китапханәсендә «Тукай эзләре буенча » квест-уен узды. Уенда Биектауның 1нче урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары катнашты. Уен башында балалар Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында видеоролик карадылар. Аннары ике командага бүленеп: Су анасы һәм Шурале, балалар уенга керештеләр. Беренче биремне үтәп, командалар карта-схема алалар, алар чираттагы биремне табалар. Командалар түбәндәге биремнәрне үтәделәр: «дүрт юллык җый», «Габдулла Тукай әкиятләре геройларын ата», «Предметның әсәрен тап»,   «Алтын тараклы серле сандык» һәм «Кроссворд чиш» Квест уены биремнәре балалар китапханәсенең бөтен территориясендә яшеренгән иде.Чара ахырында барысы бергә татар халкының «Туган тел» гимнын башкардылар.