Табигатьнең могҗизалары
Халыкара Җир көнендә китапханәче балаларга бу датаның тарихы һәм аның күпьеллык традицияләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларга «Җир — безнең уртак йортыбыз » китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балалар шифалы үләннәр, хайваннар һәм үсемлекләр, әйләнә-тирә мохит турында матур әдәбият белән таныштылар. Чара азагында һәр катнашучыга «Әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын һәм бөтенлеген саклау өчен мин нәрсә эшли алам» дигән киңәш бирергә тәкъдим ителде.
