Безнең йорт – җир
Пушкин картасы проекты кысаларында Шәпше авыл китапханәсендә «Безнең йорт – җир» экологик квесты узды. Чарада катнашучылар 2 командага бүленгән: «яшь натуралистлар» һәм «табигать волонтерлары». Контроль вакыт эчендә катнашучылар экологик-биологик проблемаларны чишү мисалларын чагылдырган биремнәрне үтәделәр. Маршрут кәгазе буенча, балалар 7 экологик станциядә булдылар, анда төрле биремнәрне чиштеләр, табышмаклар, викториналар, танып белү уеннары рәвешендә. Балалар Россиядә табигать һәм экологик проблемалар турында яңа белемнәр алдылар.
