Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җир-безнең уртак йортыбыз

 

Җирдә яшәүчеләрнең һәрберсе «Җир — безнең уртак йортыбыз» дигән гади хакыйкатьне аңлаган очракта гына, җирне яшәү өчен яраклы итеп саклап кала алачак. Аның нинди булачагы безнең һәрберебезгә бәйле.

Безнең уртак йортыбыз-Кояш тирәсендә әйләнгән җир планетасы. Планетада яшәүчеләрнең барысы да җирдә яши, бер уртак зәңгәр түбәбез – күк. Аяк астында уртак идән – без йөргән җир.

«Пушкин картасы» проекты кысаларында Каенлык авылы китапханәсендә укучылар белән экологик чара узды. Катнашучылар экологик проблемаларны хәл итү буенча биремнәрне үттеләр. Командалар тукталышлар буенча хәрәкәт итте:  «Гадәти булмаган исемнәр»; «Биологик фразеологизмнар»; «Дөрес җавап тап»; «Россиянең Кызыл китабы»; «Хайванны Фаразла»; «Кем бу? »; «Экзотик җимешләр»; СТО (техник хезмәт күрсәтү станциясе); «Туристлар».

Балалар сынауларны уңышлы үттеләр, табигать һәм экологик проблемалар турында яңа белемнәр алдылар.