Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без Тукайлы халык

 

26 апрель көнне сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә карата Суыксу авыл китапханәсендә «Без Тукайлы халык » дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучылар белән шигырьләрен кычкырып уку да оештырылды. Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән  Тукай безне гомеребез буена озата барачак.