«Туган телем-шагыйрьләр теле», шагыйрь Г.Тукайның туган көненә «Туган тел-шагыйрьләр теле” муниципаль укучылар әдәби конкурсы нәтиҗәләренә багышланган гала-концерт
Үзәк китапханәдә танылган татар халык шагыйре, публицист, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Г.Тукайның туган көненә багышланган Гала-концерт узды. Тантаналы әдәби чарада «Туган телем-шагыйрьләр теле” муниципаль укучылар әдәби конкурсына йомгак ясалды.
Җиңүчеләрне бүләкләү, конкурста катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп барылды. Жюри әгъзаләре иң-иң оста башкаручыларны гына сайлап алдылар. Төрле номинацияләрдә беренче, икенче һәм өченче урыннарны алган җиңүчеләр генә түгел, ә катнашучылар да бүләкләнде, аларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәмгә килгән кунаклар “Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы”на мондый масштаблы район чарасын югары дәрәҗәдә оештырганнары һәм үткәргәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
