Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукай – безнең горурлыгыбыз

 

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан Кече Битаман китаплар бирү пунктында тематик кичә үткәрелде. Кулланучылар әдәбият белән «Тукай – безнең горурлыгыбыз» исемле китап күргәзмәсе аша таныштылар. Биредә шагыйрьнең портреты, аның биографиясе, фондта булган шигырьләре һәм әкиятләре тәкъдим ителде. Шулай ук балаларга татар шагыйренең биографиясенә һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде, аннары Г.Тукай әкияте буенча мультфильм карадылар. Шагыйрьнең яраткан шигырьләрен кычкырып укырга мөмкинлек бирелде. Чара ахырында бергәләшеп «Туган тел» җыры башкарылды.