Вакыт һәм технологияләр
Шәпше авылы китапханәсе Пушкин картасы проекты кысаларында Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елына багышланган «Вакыт һәм технологияләр» танып-белү сәгате үткәрде. Чарада катнашучылар ачышлар һәм уйлап табуларның серле дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Вакыт буенча сәяхәт итәргә презентация ярдәм итте. Балалар бөек рус галимнәре һәм аларның хезмәтләре белән таныштылар. Шарадаларны чишеп, кем нәрсә уйлап чыгаруын белделәр. «Ышанам һәм ышанмыйм», «Хатын-кыз уйлап табулары», «Аңлатма буенча предметны бел» уеннарында катнаштылар. Үзләренең зирәклекләрен һәм фантазияләрен әкият предметына яки персонажга заманча технологияләрдән прототип сайлаганда күрсәттеләр. Китапханәче фәнни-популяр әдәбият тәкъдим ителгән китап күргәзмәсенә күзәтү уздырды. Күргәзмә ярдәмендә белемнәрне арттырырга мөмкин иде.
