Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Г Тукайның тылсымлы битләре

26 апрельдә Шуман авыл китапханәсендә укучылар игътибарына китап күргәзмәсе ачылды.  Ул Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗаты буенча.  Китапханә укучылары Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты, аның авыр язмышы турында әдәбият, башка язучыларның һәм шагыйрьләрнең Тукай турында фикерләре белән таныша алдылар. Күргәзмәдә табигать, туган якка мәхәббәт , намуслылык һәм гаделлек турында әкиятләр, шигырьләр, әсәрләр тәкъдим ителде. Китап күргәзмәсе янында китапханә укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укылды.