Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тукайның тылсымлы дөньясы

 

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула.  Биектау авыл китапханәсендә «Тукайның тылсымлы дөньясы» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Г.Тукайның әкиятләре, шигырьләре, табигать, туган якка мәхәббәт, намуслылык һәм гаделлек турындагы әсәрләре тәкъдим ителде, шагыйрьнең татар һәм рус телендәге китаплары урын алды. Китапханәче укучыларны  Г. Тукайның  авыр тормыш юлы  белән таныштырды.