Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Буратино маҗаралары

28 апрель көнне Дачное поселогы клубында А. Толстойның «Буратино маҗаралары» әкияте буенча спектакль премьерасы узды. Әлеге тамашаны Дачное поселогы авыл китапханәсенең «Китап+театр=китапханә» дигән клуб формированиясенә йөргән балалар куйды. Әкият күңелле, эмоциональ, кызыклы килеп чыкты! Һәр персонаж балалар тарафыннан бик оригиналь уйналды. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар актерлык осталыгында гына түгел, әдәби әсәрләр, әкиятләр, шигырьләр дә укыйлар. Шулай ук чарага МБУ «Биектау ҮКС» директоры Л.С. Хәмидуллина килде. Ул балаларны яхшы чыгышлары белән котлады, алга таба да театр элкәсендә уңышлар теләде һәм һәр яшь талантка грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.