Татар халык җырлары турына
Татар халык җырлары- безнең әби-бабаларыбыз тарафыннан калдырган иң кыйммәтле һәм бәяләп бетергесез кадерле мирас. Татарны дөньяга таныткан, үлмәс иткән әлеге ядкарьне без буыннан-буынга тапшырырга зарур. Һәр милләт кешесе үз телен, сәнгатен, йолаларын яратырга, үстерегә,сакларга , башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Татар халык җырларының хикмәтен, серен, көчен балаларга таныту уңаеннан Усад авыл китапханәсендә музыкаль викторина уздрылды. Чара барышында әлеге теманы яктырткан презентация күрсәтелде, «Татар халык җәүһәрләре» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
