Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Без Тукай оныклары

26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Кече Рәс  авыл китапханәсе Кече Рәс “Дуслык” балалар бакчасы белән берлектә бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган чара уздырыды. Чара барышында китапханәче шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Шагыйрьнең авыр язмышы турында сөйләде. Балалар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьнең иң кызыклы, төсле китапларыннан китап күргәзмәсе оештырыды. Балалар китапларны үзләре белән алып, әти-әниләре белән бергә укый алдылар.