Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

М.В.Ломоносов – бөек галим

 

Михаил Васильевич Ломоносов – безнең һәрберебез өчен дәүләт эшлеклесе, галим, патриотлыкның ачык үрнәке. Аның ачышлары күп кенә фәннәрне баетты һәм яңаларын булдыруга этәргеч булды. М.В.Ломоносов 18 гасырның олуг шәгыйре, поэмалар, юлламалар, трагедия, сатира, филология хезмәтләре авторы буларак та киң таныла. Аның тарафыннан беренче рус грамматикасы төзелә. Бөек галимнең биографиясе, аның ачышлары, фәнни хезмәтләре  турында Усад китапханәсендә китап укучылар белән әдәби әңгәмә уздырылды.