Россиянең бөек улы – М.В.Ломоносов
Ломоносов үз вакытын гасырларга узып киткән акыл иясе. Дөньяви әһәмияткә ия булган беренче рус галиме, тәбигать белгече. Рус фәннәренә һәм әдәбиятына башлангыч бирүче. Аның эшләре вакыттан күпкә алдарак, кешелек аңының күп төрле тармакларын зур ачышларга баета. Чернышевка авыл модель китапханәсендә мәгълүмат сәгате балаларны бу шәхеснең биографиясе, әсәрләре белән таныштырды. Ломоносов диңгезчелек эше, туган якны өйрәнү, метеорология белән шөгыльләнә, пыяла, фарфор составын уйлап чыгара, химик тикшеренүләр өчен приборлар, оптик инструментлар конструкцияли. Аның каләменнән «Россия грамматикасы», «Риторика», «Борынгы Россия тарихы» , шулай ук күп кенә шигъри һәм проза әсәрләр барлыкка килгән.
