Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сугыш хатирәләре

 

9 май көнне илебезнең төп бәйрәме- Бөек Ватан сугышында Җиңү көне билгеләп үтелә. Сугыш… Күпме кайгы, хәсрәт, ачлык, ятимлек китергән ул илебезгә. Ул ишек какмаган бер генә йорт, бер генә кеше, бер генә йөрәк тә калмаган. Илебезнең батыр халкы иңне-иңгә куеп, батырларча дошманга каршы торган һәм җиңеп чыккан. Әлеге сугыш турында күбебез инде китаплардан укып кына беләбез. Ул чорның сугыш ветераннары, тыл хезмәтчеләре инде бетеп бара. Әлеге хатирәләрне без истән чыгармаска тиеш! Бөек җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Усад китапханәсендә оештырылган китап күргәзмәсендә сугыш елларын чагылдырган, халкыбызның батырлары турындагы китаплар , сугышта катнашкан язучыларның әсәрләре урын алды.