Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңү көне

 

9 май – Җиңү көне бүгенге көндә дә иң олы бәйрәм ! Әлеге бәйрәмнең 79 еллыгы уңаеннан авылыбызның сугышта катнашучылар истәлегенә ясалган монумент янында танатаналы митинг уздырылды. Әлеге митингта авылның тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм һәрбер оешма вәкилләре, авыл халкы белән бергә Усад китапханәчесе дә катнашты. Биредәге кешеләрнең һәрберсе сугыш һәм тыл хезмәткәрләре алдында  илебезгә азатлык алып килгән өчен тирән ихтирам хисе кичерә һәм буыннан-буынга әлеге хатирәләрне  тапшырырга мәңге бурычлы.