Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җиңүле май

 

Җиңү көне – үзенчәлекле, иң дулкынландыргыч һәм якты бәйрәм. Бөек Ватан сугышы һәм аның геройлары турындагы истәлек кешеләрнең йөрәкләрендә мәңге яшәячәк. Ул нәфис һәм документаль фильмнарда, китапларда, шигырьләрдә, җырларда мәңгеләштерелгән. Үсеп килүче буын совет халкының җиңүдә хәлиткеч роле, Ватан алдында зур бурыч хисе, солдатларның, партизаннарның, тыл хезмәткәрләренең батырлыклары турында белергә тиеш. Җиңү көне хөрмәтенә СП, СДК, мәктәп, китапханә белән берлектә уртак чара узды, анда сугыш елларының җырлары һәм шигырьләре яңгырады.