Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөек Җиңү

 

Җиңү көне якынлаша! Миллионлаган совет халкы бу көн турында хыялланып, өметләнеп яшәгән һәм шуның өчен гомерен биргән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан Чернышевка авыл модель китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә  китап укучылар сугышның коточкыч еллары турында романнар, повестьлар, хикәяләр, шигырьләр табачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар арасында: В.Быковның «Дожить до рассвета», С. Смирновның «Брестская крепость», Б. Полевойның «Повесть о настоящем человеке», И. Стаднюкның «Война» һәм башкалар. Бу әсәрләр хәзерге көн һәм үткән еллар, тормыш һәм үлем, тынычлык һәм сугыш турында уйланырга мәҗбүр итә, яхшылыкка, кешелекле булырга, гаделлеккә өйрәтә.