Җиңү язы
2024 елның 8 маенда Чыпчык авыл китапханәсе «Җиңү язы» митингында катнашты. Сугыш турында истәлек – ул иң беренче чиратта кешеләр турында истәлек. Еллар, дистә еллар узачак, халык тормышында бик күп якты һәм мөһим вакыйгалар булачак, әмма легендар батырлык – Бөек Ватан сугышында Җиңү – безнең хәтердә мәңгегә калачак.
Тантаналы чара Чыпчык авыл җирлеге башлыгы И. Р. Җиһаншинның һәм Чыпчык урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры К. Ш. Гыйльфановның сәламләү сүзләреннән башланды.
Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм «Читайка» китапханә клубы әгъзалары бәйрәм концертында актив катнаштылар.
Без, яшь буын, Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның батырлыкларын һәрвакыт истә тотачакбыз. Үз гомерләрен кызганмыйча, киләчәк буыннар өчен азатлык һәм бәхет яулаган кешеләрне без беркайчан да онытмаячакбыз.
