Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Җәйге чорда «Биектау үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» китапханәләренең эше

 

2024 елның 14 маенда үзәк район китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләренең чираттагы семинары узды. Семинарны «Биектау үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы»  директоры Л.С. Хәмидуллина ачты, ул җәйге чорда үзәк китапханәләрнең эш планнары турында сөйләде, җәйге чорда эшнең төп моментларына игътибар итте.

Методик бүлек мөдире Г.Р. Кәримуллина яңа республика һәм район конкурслары турында сөйләде һәм китапханәчеләргә аларда актив катнашырга тәкъдим итте.

Балалар белән эшләү буенча директор урынбасары Ф.Р. Гайнетдинова. китапханәчеләргә «Авыл һәм балалар»республика конкурсында актив катнашырга тәкъдим итте.

Әйдәп баручы методист Р.М. Гибаева район китапханәләре эшендә уңай нәтиҗәләрне билгеләп үтте. Китапханәчеләргә сценарийлар базасын булдырырга тәкъдим итте.

Семинар азагында «Биектау үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы» директоры коллегаларны якынлашып килүче һөнәри бәйрәм-Гомумроссия китапханәләр көне белән котлады

Китапханәчеләр семинарына Казан шәһәренең сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен  Республика махсус китапханәсеннән китапханәчеләр чакырылган иде. Очрашуга «Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе» директоры Хаертдинов Идрис Адипович  һәм стационар һәм төбәкара хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Миләүшә Әхмәтҗанова килде. Очрашуда «Биектау үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы»ның барлык китапханәчеләре катнашты.

Миләүшә Радиковна тактиль китапларга күзәтү ясады һәм күрү сәләте буенча инвалидлар өчен  бастырылган китаплар, балалар өчен ясалган макетлар белән таныштырды.

Миләүшә Радиковна почта аша китапларга бушлай заказ бирергә мөмкин булуы турында сөйләде.

«Биектау үзәкләштерелгән  китапханәләр системасы» директоры Л.С. Хәмидуллина килгән кунакларны  район китапханәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән таныштырды. Кунаклар Үзәк район китапханәсенең барлык бүлекләрендә булдылар, авыл китапханәчеләре белән аралаштылар.