Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар бәхет ясый

 

15 майда һәр кешегә кагылышлы иң якты бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаиләнең әхлакый һәм рухи тәрбиясе һәм аны ныгыту процессында китаплар һәм китапханә мөһим роль уйный. Бу көнгә китапханәдә гаиләгә багышланган балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Гаилә бала өчен әни һәм әтидән башлана, бу сүз әнинең назлы тавышын, әтисенең кайгыртучан кырыслыгын искә төшерә. Гаиләләр гореф-гадәтләре, традицияләре белән аерылып торалар. Һәрбер рәсем -баланың үз гаиләсенә, аның эчендәге мөнәсәбәтләргә булган карашы. Барлык ясалган рәсемнәр туганнарына мәхәббәт белән сугарылган. Шуңа күрә алар кызыклы да. Әлеге күргәзмә һәркемгә уңай эмоцияләр алырга һәм якыннарына мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту хисе бирергә ярдәм итәчәк.