Шагыйрьләр балалар өчен яза
Балаларда китапка кызыксыну уятуның иң гади һәм нәтиҗәле ысулы – кычкырып уку. Китапханәче һәм балалар бакчасы балаларының тәүге очрашуы шуңа багышланды. Кычкырып уку – сөйләм үсеше өчен иң яхшы күнегүләрнең берсе. Кечкенәдән балалар шигырь формасындагы әсәрләрне, җырлар, бишек җырлары тыңлыйлар. Шигырь китапларында кызыклы сюжетлар күп, алар чын дуслыкның, гаилә кыйммәтләренең көчен күрсәтәләр һәм үзең булып калырга өйрәтәләр. Алар балаларга шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шигырьләр аңлаешлы телдә язылган, китаплар кызыклы итеп бизәлгән. Чара барышында Роберт Миңнуллинның балалар өчен шигырьләре укылды.
