Татар мәдәниятенең югалган асылташы
Солтан Габәши Казан губернасының Дубьяз өязе Кече Сулабаш авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Биектау районында туган. Дин эшлеклесе Хасангата Габәшиның бай һәм белемле гаиләсендә үсә һәм тәрбияләнә.
Солтан Хәсән улы Габәши – беренче татар композиторы, җәмәгать эшлеклесе. Ул татар һәм башкорт профессиональ музыкасы башлангычында тора һәм үзенең күпкырлы эшчәнлеге белән милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә зур өлеш кертә. Габәши үз заманы өчен символик фигура булып тора. Мулла улы, махсус музыкаль белеме дә булмаган килеш, беренче татар романслары, инструменталь пьесалар, мелодекламацияләр, музыкаль спектакльләр һәм хәтта опералар авторы була. Солтан Габәши беренче татар операларының музыка авторы гына түгел, ул «Сания» операсындагы рольләрнең берсен үзе башкара. Аның иң танылган җыры «Кәккүк» 1913 елда пьеса рәвешендә язылган.
Якташ композитор Солтан Габәшинең туган көненә Биектау районының китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, анда композиторның тормышы һәм иҗаты турында әдәбият, китапханә фондыннан китаплар тәкъдим ителде.
Дөбъяз авылы китапханәчесе Дөбъяз бүлегенең С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбендә укучылар белән мәгълүмати әңгәмә уздырды. Балалар бөек татар композиторы Солтан Габәшинең тормышы һәм иҗаты турында белделәр. Шулай ук видеорәтләрне танып белү, Солтан Габәши белән бәйле китапларга һәм фотосурәтләргә күзәтү үткәрелде.
Коркачык, Олы Битаман, Әлдермеш, Алан-Бәксәр авылы китапханәләрендә «Беренче татар композиторы» дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды. Чарада катнашучылар композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, аның әсәрләрен тыңладылар.
13 май көнне Шигали авылы китапханәсендә беренче татар композиторы Солтан Хәсән улы Габяши иҗаты турында әңгәмә үткәрелде. Чарада балалар композиторның биографиясе белән таныштылар, аның әсәрләрен тыңладылар һәм мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр. Авторның әсәрләре арасында инструменталь пьесалар, романслар, җырлар һәм драма спектакльләренә музыка барлыгын белделәр.
Биектау авыл китапханәсендә «Беренче татар композиторы Солтан Габәши» дигән музыкаль сәгать уздырылды. Чарада катнашучылар видеоролик карадылар, композиторның иҗаты белән таныштылар һәм аның әсәрләреннән өзекләр тыңладылар.
