Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөтен гаиләбез белән укыйбыз

 

   Биектау авыл китапханәсендә «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә өч бүлектән тора. Беренче бүлек  – «Гаилә бәхете», ул гаилә психологиясенә багышланган. Бу бүлектәге китаплар гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында. Икенче бүлектә гаилә сәламәтлеге буенча китаплар тәкъдим ителә. Күргәзмәнең өченче бүлегендә укучылар яратып укыган – балалар һәм өлкәннәр өчен гаилә мөнәсәбәтләре турында сөйләүче нәфис китаплар урын алган. Күргәзмә белән кызыксынган укучылар өчен күзәтү ясала.