Гаилә
15 майда дөньяның күпчелек илләре Халыкара гаилә көнен бәйрәм итә. Гаилә тормышта һәркем өчен иң мөһим нәрсә. Гаилә – якыннар, яраткан, үрнәк алган, кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр. Нәкъ менә гаиләдә мәхәббәткә, җаваплылыкка, кайгыртучанлыкка һәм хөрмәт итә белергә өйрәнәсең. Җирдә бәхетле һәм тату гаиләдән дә ныграк бердәмлек була алмый. Бу яңа тормышның башы, нәселнең дәвамы, традицияне саклау. Гаилә – мәхәббәт һәм балачак яши торган матур дөнья. Гаиләдә сине яраталар, сине кайгырталар, ярдәм итәләр. 15 майда Чернышевка авыл китапханәсендә балаларга викторина уздырылды.
