Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Милләт горурлыгы

Чернышевка авылы модель китапханәсендә Ф.Х.Шәфигуллинның 85 яшьлек юбилеена багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Фаил Шәфигуллин язучы һәм прозаик. 1939 елның 18 маенда ТР Зеленодольск районы Карашам авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, КДУның журналистика факультетына укырга керә. «Казан утлары», «Идел» һәм «Чаян» журналлары редакциясендә эшли. Фаил Шәфигуллинның иҗаты киң жанрлы: юмор һәм сатира, шигърият, лирик проза, балалар әсәрләре, публицистика..Авторның күп санлы әсәрләре арасында «Авылым сандугачы», «Күзгә карап», «Ак яллы аргамаклар», «Ак маңгайлы бүреләр», «Кешелек тавы» китаплары бар.