Конгресс секциясенең эшчәнлеге
22 май көнне Чернышевка авылының Модель китапханәсендә Конгресс кысасында аерым бер секциясенең эшчәнлеге узды. Темасы “Авыл китапханәсе. Замана сулышы” булды. Секциядә катаншучыларны Биектау муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары РинатРәшит улы Сабирҗанов сәләмләде. Аларга эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Секция эшчәнлегендә 70 кеше катнашып, алар арасында Мәскәүдән, Пермь өлкәсеннән, Рязан, Ростов, Оренбург, Мурманск өлкәләреннән килгән китапханәчеләр тәҗрибә уртаклашты. Көн кадагында торган мәсьәләләрдән “Пушкин картасы” белән эшчәлек, “Культура” милли проекты турында әңгәмә корылды.
