Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Славян язуы һәм мәдәнияты көне

 

24 майда славян язуы һәм мәдәнияты көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү максатыннан, Усад авыл китапханәсендә бөек славян мәгърифәтчеләре Кирилл белән Мефодий төзегән язуга  багышланган энөеклопедик белешмә һәм мәгълумати чыганаклардан торган күргәзмә ясалды.  Әлеге галимнәр славяннарда язу үсешенә беренче һәм гаять мөхим булган үзгәреш керттеләр, алар тарафыннан беренче  ике әлифба язылды. Әлеге бәйрәм рухи, мәдәни һәм тарихи кыйммәтләрне саклауга зур этәргеч булып тора.