Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балачакның матур мизгелләре

 

Татар авылларында җәй күңелле Сабантуйлардан башлана. 28 май көнне Айбаш авыл китапханәсендә балалар Сабантуе узды. Сабантуй вакытында бәйрәм кәефе тудыручы музыка яңгырап торды һәм кызыклы уен программасы әзерләнде.   Халык уеннары буенча ярышлар узды: таяк тартышу, күзләр бәйләнгән килеш әйбер кисү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү. Балалар Сабантуе күңелле һәм эчтәлекле узды. Бер бала да бүләксез калмады. Иң мөһиме, балалар милли гореф-гадәтләр һәм йолалар белән танышты.