Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мы против Без тәмәке тартуга каршы

 

31 нче май – Бөтендөнья тәмәкегә каршы көн. Бу датага Биектау авыл китапханәсе мәгълүмати күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә тәмәкенең кеше сәламәтлегенә зыяны турындагы китаплар, вакытлы матбугат битләрендә чыккан  мәкаләләр тәкъдим ителде. Басмаларда тәмәке төтененең химик составы, аның үзлекләре, организмның никотинга реакциясе турында мәгълүмат табарга мөмкин. Шулай ук күргәзмәдә сәламәт яшәү рәвеше буенча китаплар тәкъдим ителде. Спорт, физик күнегүләр, дөрес туклану – болар барысы да кешегә сау – сәламәт, актив булырга ярдәм итә.