Тәмәке – агу!
Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру бүгенге көндә актуаль темаларның берсе булып тора. Сәламәт булу модага кереп бара һәм сәламәт кеше абруйлы булып санала. Китапханәнең бу юнәлештәге эше – ул сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау, яшьләрнең ялын оештыруда ярдәм итү, китап укуга җәлеп итү, кызыклы кешеләр белән таныштыру, аралаштыру, аларның ни белән мавыгуларын белү һ.б. Чернышевка авыл модель китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырды, тематик ролик күрсәтелде. Шулай ук ни өчен билгеле бер кагыйдәләрне үтәргә тырышырга кирәклеге һәм аларны бозу нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында әңгәмә дә үткәрелде.
