Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап укыйбыз – җәй рәсемен ясыйбыз

 

Җәй җитте – ял итү, күңел ачу һәм җәйге уку вакыты. 1 июньдә, Балаларны яклау көненә, авыл китапханәсендә балалар китапларына багышланган чара һәм рәсем буенча мастер-класс узды.   Балалар әдәбияты кызык һәм мавыктыргыч. Әкиятләр һәм шигырьләр уку балаларның сәнгать иҗатын активлаштыра. Чара барышында китапханәче балалар китапларына күзәтү ясады, иң кызыклы әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыды, ә рәсем сәнгате укытучысы балалар өчен төрле техникада рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрде.